" /> ТӨШЛЕК — ТӨШЛӘРНЕ ЮРАУ КИТАБЫ
0

ТӨШЛЕК — ТӨШЛӘРНЕ ЮРАУ КИТАБЫ

Отзывы:
(0)
  • Модель: ТӨШЛЕК — ТӨШЛӘРНЕ ЮРАУ КИТАБЫ
  • Наличие: Есть в наличии
800р.
Купить в один клик
Введите номер телефона и мы перезвоним

 Төшләрне күрү һәм аларны юрау, килер көннәрдә үзеңне яки башкаларны нинди хәлләр көткәнлеген алар ярдәмендә белешү, җаныңны яңа сынауларга әзерләү борынгыдан ук кулланылучы йола һәм ырымнарның берсе булып тора. Төшләр күрү һәммә кешегә дә хас күренеш. Төшләрне күрү, аларны дөрес итеп юрый белү пәйгамбәрләргә хас сыйфатларның берсе булганлыгы мәгълүм. Тарихта мәгълүм булган барча пәй-гамбәрләрнең дә олы яки кече нөсхәдә төзелгән төшләрне юрау китаплары булган.
      Төштә без аерым символларны һәм образларны күрәбез. Ә ул символ һәм образлар безгә нәрсәләр хакында сөйли соң? Аларның асыллары, мәгънәләре нәрсәдә? Баксаң, һәр символ һәм образның үзенә генә хас үзенчәлекләре, мәгънәләре бар икән шул. Халкыбыз арасында «Йосыф пәйгамбәр тәгъбирнамәсе» (аны «Тәгъбирнамә китабы», яки «Төш юрау китабы» дип тә йөртәләр) кулъязма һәм басма хәлдә күп таралган. Менә шул иске китапларны бүгенге телдә тәкъдим итүче китап ул «Төшлек — төшләрне юрау китабы». Ул 352 биттән тора һәм уңайлылык өчен китап алфавит тәртибендә бирелгән. Бу китапта тагын «Юраулар, ырымнар…», «Кызлар багуы», «Яңа ел кичендә күрәзәлек итү», «Кияү егете, төшемә кер!», «Гашыйклар мендәре», «Чәй белән юрау», «Мөселманнарның тырнак кисү тәртибе» һ.б. бүлекләр дә бар.

ТӨШЛЕК — ТӨШЛӘРНЕ ЮРАУ КИТАБЫ

Отзывов (0)

Нет отзывов о данном товаре.